Җырчының дуслары нигә кырыла?
- Бик күп яшьләр игромания белән чирли, бу - бик зур чир, ахыры үлем белән бетә. Тикшерегез бүгеннән үк. Банклардан займ, дуслардан бурыч алганмы-юкмы, сизсәгез, тыныч кына дәваларга кирәк.Әти-әниләр, балаларыгызны тикшерегез. Телефон аркылы ставка куялар. Кемдер футбол уйный, кемдер нәрсә. Банк карточкасын кертәләр дә, ставка куеп уйныйлар. Ул игромания наркотиктан да начаррак.
Әти-әниләр, сизсәгез, балаларыгызга акырмагыз, сүкмәгез, кул күтәрмәгез. Җайлап кына психологларга, мәчетләргә алып барыгыз. Кемнең ире уйный, аерылышырга ашыкмагыз. Ул уен кешене зомбилаштыра.
Әти-әниләр, хатыннар, якыннар, дуслар, ул кешегә акча бирмәгез. Бурычка бирер алдыннан ул кешенең якыннарына әйтегез — алар беләме? Без бер-беребезгә ярдәм итсәк кенә бу проблемадан чыга алабыз.
Иң мөһиме: алар ышанырлык итеп әйтә, башкача уйнамыйм,диләр. Ышанмагыз. Кеше транска керә. Транс ул кабахәт әйбер. Аллаһ Тәгалә юлыннан чыкмагыз.
Кемнәр әле һаман уйный — уйлагыз, аның өчен "теге" дөньяда җавап бирәсе бар. Әти-әниләрегез, балаларыгыз турында уйлагыз», — ди Фирдус.
Ә сез белә идегезме?