+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 гыйнвар 2020, 16:30

Кәбестә үскән җирдә помидор уңа...

Бакча эшләренә әзерлекне хәзердән үк башлыйк.

Бакча эшләренә әзерлекне хәзердән үк башлыйк.

Ел саен язын зур дәфтәремә бакчамның схемасын сызып, кайда нәрсә утыртканымны язып барам. Чәчү әйләнешен төгәл үтәгәндә, көзге уңыш та мул булачак, үсемлекләр дә авыруларга бирешмәячәк, туфракның уңдырышлылыгын да күтәрергә була. Бер урында еллар дәвамында бер үк яшелчәне утырту туфракта авырулар туплануына, аның ярлылануына китерә. Ә яшелчәләрне алмаштырып, урыннарын алдан күзаллаган хәлдә, ел саен яхшы җиләк-җимеш, яшелчәнең мул уңышын алырга була. Моннан тыш, чәчү урынын алыштыруны алдан күзаллау күпме орлык сатып алырга, күпме үсенте утыртырга кирәклеген алдан фаразларга мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, зур дәфтәр алып, 2019 елда бакчагызга кайда нәрсә чәчкәнегезне хәтерләп, схема сызыгыз.

Бәрәңгедән соң кәбестәнең һәр төре дә әйбәт үсә. Димәк, иртә һәм соң өлгерә торган кәбестә, кольраби һәм төсле кәбестәнең барлык төрләрен дә утыртырга була.
Кәбестәдән соң томатлар һәм кыяр әйбәт үсә.
Помидордан соң түтәлгә кыяр, кабак, ташкабак утыртырга кирәк.
Моңа кадәр кыяр үскән түтәлдә баклажан, борыч һәм помидор утырту яхшы.
Башлы суган фасоль, борчак, шалканнан соң әйбәт үсә.
Ә менә башлы суган артынан кишер утыртканда, аның мул уңышына, авыруларга бирешмәвенә өмет итәргә була.
Кызыл чөгендер борыч үскән җирне үз итәчәк.
Редисны сарымсак, кишер, чөгендер рәтләре арасына утырту ике яшелчә өчен дә файдалы булмакчы.
Җиләк түтәлләре тирәли яшел суган, борчак утыртырга киңәш ителә.

- Иң мөһиме, яшелчәләрне 3-4 ел дәвамында элек үскән урынына утыртмый торырга кирәк, — дип киңәш бирә Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия Нуретдинова.
Фото: ачык чыганаклардан
Читайте нас