Нәрсәсе бар инде аның, дип көләр күпләр. Ә менә кайберәүләр бу гади генә ризыкны әзерләгәндә дә бихисап хата җибәрә икән. Сез алар исәбендә түгелме? Үзегезне тикшереп карагыз.
Спагеттины бәләкәй кәстрүлдә пешермәгез. Бер-берсенә ябышмасын өчен аларга күп урын кирәк.
Тозны спагетти пешеп чыкканда гына салу – хата. Бу очракта алар тозны сеңдереп өлгермәячәк һәм тәмсез булачак.
Спагеттины суга салу белән бутагыз! Югыйсә, ябышачаклар. Пешү дәвамында да болгатып торыгыз.
Әгәр спагетти пешкән суны тулысынча түгеп бетермәсәгез, аны соуска кушарга була. Тагын да тәмлерәк булачак!
Вакытка карап пешермәгез. Пешкән-пешмәгәнлеген үзегез тикшереп торыгыз.
Спагеттины дуршлагка салгач, салкын су белән юмагыз. Аның тышындагы крахмалны юып төшерәсез. Ә ул бу ризыкны тәмләтә! Дуршлагта озакка калдырмагыз. Шунда ук май яисә соус белән бутагыз.