Русия Эчке эшләр министрлыгы 18 яше тулмаган үсмерләргә машина йөртергә рөхсәт бирергә җыена. Моның өчен бары тик автомәктәптә укырга һәм имтиханнар бирергә генә кирәк. Бу яңалык аларның рәсми сайтында эленгән. Тиешле төзәтмә “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында”гы федераль законга кертеләчәк.
Төп шарт – үсмер машина йөрткәндә аның янында машина йөртү стажы булган кеше утырырга тиеш. Автомәктәптә 16 яшьтән үк укырга ярый, ә машина йөртү өчен исә 17 яшь тулганны көтәргә кирәк булачак.