+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
20 гыйнвар 2020, 07:25

Машинаны... теш пастасы белән чистартабыз

Тагын "Кока-кола" белән юабыз.

Тагын "Кока-кола" белән юабыз.

Машинаны юганда махсус сыекчалар алмыйча, кул астында булган әйберләр белән дә файдаланып була. Әйтик, теш пастасы белән.

Теш пастасы паркет идәннәрне генә түгел, ялтырап торган металл әйберләрне дә чис­тарта. Шулай ук фараларны да. Башта пычрагын кырып төшереп, коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз. Аннары, теш пастасын дымлы каты тукымага сылап, фараны ышкыгыз. Теш пастасы элпә хасыйл итеп, аңа пычрак та азрак ябышачак.

«Кока-кола»ның файдасы турында күптән беләбез. Аның белән сантехниканы да чис­тарталар. Узган гасырның урталарында Америка техниклары яңа машиналарны күргәзмәгә әзерләр алдыннан резина шиннарны «Кока-кола» белән чистарткан. Аңардан соң төсе дә ачылып китә. «Кока-кола» майны ала, майлы элпәне бетерә. Бу эчемлек капоттагы, тәрәзәдәге бөҗәкләрдән калган тапларны да юк итә.

Соданы бергә бер исәбеннән «Момент» җилеме белән кушсаң, зыян күргән детальләрне тоташтырыр өчен менә дигән полимер булып тора. Бу катнашма кибеп, нык пластмассага әверелә.



Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас