+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
21 гыйнвар 2020, 09:05

Сөялләр җафалыймы?

Сөялләр аякларны бизәми. Алардан никадәр иртәрәк дәвалана башласагыз, шулкадәр яхшырак. Монда кул астындагы әйберләр дә ярдәм итәргә мөмкин.

Сөялләр аякларны бизәми. Алардан никадәр иртәрәк дәвалана башласагыз, шулкадәр яхшырак. Монда кул астындагы әйберләр дә ярдәм итәргә мөмкин.

Скрабны өйдә үзеңә дә әзерләргә була. Мәсәлән, кәһва түбенә бал һәм үсемлек мае яисә диңгез тозына үсемлек мае һәм чәй агачы мае (даруханәдә сатыла) салып, катнашма ясый аласыз.

Чәй гөмбәсеннән бәйләвеч кую тирене йомшартырга ярдәм итә. Аякларны сабынлы-содалы суда тотып йомшартыгыз да киптерегез. Кытыршыланган тирегә бер кат чәй гөмбәсен (яисә аның төнәтмәсенә манып алынган марляны) куеп, полиэтилен белән каплагыз да оекбаш киегез. Берничә тапкыр шулай дәвалангач, сөялләр юкка чыгар.

Күптәнге сөялләрдән котылу өчен 2 атна дәвамында серкәдә суган кабыгы төнәтегез. Йокларга ятар алдыннан аны калын итеп сөялгә куегыз да бәйләгез. 2-3 көннән сөял юкка чыгар. Серкәдә җебетелгән ипи кабартмасы да сөялдән котылырга ярдәм итә.

Фото: med.vesti.r
Читайте нас