Адәм баласына һәрчак бәхетле булыр өчен нәрсәдер җитми. Кемгәдер - акча, кемгәдер - чибәрлек, кемгәдер - эшендә уңышлар... Ә гомер бит күз ачып йомган арада уза! Нәрсәдер көтмичә, бүген үк бәхетле булырга да мөмкин, ди психологлар. Моның өчен аларның берничә төп киңәшен тыңлап карыйк.
1. Шәхес — үзе бер дөнья. Кеше булу өчен ниндидер үрләр яулау, танылу кирәкми. Үзегезнең бер дөнья икәнегезне аңласагыз һәм тормышның бәһасез булуына төшенсәгез генә бәхетле яшәрсез.
2. Үз алдыңа буй җитмәслек максатлар, зур таләпләр кую еш кына башкалардан көнләшү аркасында килеп чыга. Шөкер итә белегез.
3. Булган кимчелекләрегез өчен үзегезне битәрләүдән туктагыз. Мактауга лаек якларыгыз да күп бит, шуларны уйлагыз.
4. Һәркемнең йомшак ягы була. Җитешмәгән якларыгыз өчен оялудан туктагыз.
5. Уңышсызлыкка юлыктыгызмы? Моның өчен үзегезне битәрләргә кирәкми. Уңышсызлык берәр яхшы әйбернең башы булырга мөмкин, шуны онытмагыз.