27-29 гыйнвар помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр санала.
Үсеп килүче Ай 27-29 гыйнвар көннәрендә Балык йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү өчен бу айда иң уңайлы көннәр санала. Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчкәгә төренеп утырачак.
Бакчачыларга тагын бер киңәш: 25 гыйнварда, ягъни Ай туган көнне, чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырырга мөмкин.