+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
23 гыйнвар 2020, 11:05

Корсактагы майдан ничек котылырга?

Белгечләр, моның 7 ысулы бар, дип исәпли. Сүз тукланудагы чикләүләр турында бара.

Монысы инде ач торуны аңлатмый. Моңарчы кулланган кайбер ризыклардан баш тартырга гына кирәк.

Атап әйткәндә, газлы сулар, сыра эчүне туктатыгыз. Белүебезчә, алар эчне болай да күптерә. Газлы эчемлекләрне яшел чәйгә алыштыру отышлы.

Кичке аш вакытында гәүдәгезне туры тотарга тырышыгыз, югыйсә, газлар гәүдәнең аскы өлешенә җыелып, корсакны кабартачак. Йокы алдыннан эчкә массаж ясау мөһим. Моны бармак очлары белән җиңелчә баскалап башкарыгыз.

Спиртлы эчемлекләрдән аракы эчү корсакта май туплануга китерә, чөнки матдәләр алмашу азая. Шуңа да аракы белән бергә кәһваны да рационнан алу кирәк.

Гәүдә сылулыгына ирешү өчен хатын-кызларга спорт белән дуслашу аеруча мөһим. Хәрәкәттә - бәрәкәт, шуны онытмагыз!



Фото: Интернет челтәреннән


Читайте нас