Суган гади генә яшелчә булса да, аның файдасы бик күп.
Суган ашказаны, бәвел бүленү юллары өчен файдалы, кан басымын да тотрыкландыра.
Әчелеге түбән ашказаны ялкынсынуы күзәтелгәндә, туклану алдыннан 15-30 минут кала көн саен суган (чи килеш тә, пешереп тә ярый) ашагыз.
Ашкайнату бозылганда, юан эчәк ялкынсыну белән эч кипкәндә, вак итеп туралган 2-3 суганга 2 стакан җылы су салып, 8 сәгать төнәтегез. Көнгә өч тапкыр ашар алдыннан кечкенә чынаяк белән эчегез.
Үт куыгы, ашказаны асты бизе ялкынсынганда 1 килограмм башлы суганны ваклагыз. Аннары 2 стакан шикәр комы салып, ширбәт сары төскә кергәнче җылы мичтә тотыгыз. Катнашманы көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабул итегез. Шулай берничә ай дәваланыгыз.
Бәвел куыгы, бөерләр ялкынсынганда, 3 бал калагы суган кабыгына 2 стакан яңа кайнап чыккан су салып, ярты сәгать төнәтегез. Сөзегез дә көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 1әр аш кашыгы кабул итегез.