+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 гыйнвар 2020, 19:30

Кайнар аш: файдалымы, зыянлымы?

Әзерләнгән ризыкның температурасы аның тышкы кыяфәтенә дә, тәменә дә зур йогынты ясый. Пары чыгып торган аш аппетитны күтәрә. Әмма артык кайнар ризык ашказаны авырулары барлыкка килүгә дә сәбәпче булырга мөмкин.

Диетологларның күпчелеге салкын ризыкның ашказанында тизрәк эшкәртелүен билгели. Белгечләр фикеренчә, бу - аның өстенлеге. Ләкин шунысы да бар: ризык тиз арада эшкәртелгәч, бераздан янә дә ашыйсы килә. Салкын ашлар белән сәүдә итүчеләргә моңардан файда гына, әлбәттә. Чөнки яңа гына тамак туйдыручы “Закусочная”га яңадан әйләнеп киләчәк.

Кайнар ашның организмга йогынтысы турында сөйләгәндә, бу өлкәдә соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләренә тукталу мөһим. Температурасы югары булган ризыкның ашкайнату трактына җитди зыян салуы ихтимал. Кайнар аш авыз куышлыгын пешереп, яман шеш барлыкка китерә. Ашаганда кайнар ризыкка күпме генә өрсәң дә, аның температурасы барыбер тиз генә төшмәячәк. Моңардан чыгып, диетология белгечләре, кулланылучы ризыкның җылылыгы 40 градустан артмасын, дигән таләп куя.

Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас