Дөнья булгач, төрле хәлләргә юлыгырга туры килә. Кайберәүләребезнең юлда бензины бетеп, туктап калган чаклары да бардыр. Ә автозаправкага барып җитәргә күп тә калмаган! Мондый очракта бер файдалы киңәш сезгә зур ярдәм булыр.
Әгәр бензин бетеп туктап калгансыз икән, бер хәйләкәрлек эшләп була.
Гадәттә, бакта 3-4 литр бензин кала, әмма насос аны суыра алмый, чөнки көпшәсе төпкә кадәр төшеп җитми. Бу очракта резина шарга, яки ныклы полиэтилен пакетка 1 литр чамасы сыеклык салып, башын бау белән бәйләп, бакка төшерәләр. Бауның чыгып торган башын бак капкачына бәйлиләр.
Шушы рәвешле бензинның бактагы биеклек дәрәҗәсен күтәреп, аны насос суырып алырлык итәргә була. Болай эшләгәндә ягулык салу станциясенә кадәр барып җитәргә мөмкин.