+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
29 гыйнвар 2020, 10:15

Сары таплар чыкканны көтмә

Юлларны реагентлар белән эшкәтүнең машинага да тискәре йогынтысы зур. Урамны бер генә әйләнеп чыгасың, ә машинага карарлык түгел – пычрак.

Элегрәк тимер белгечләре кыш машинаны еш юмаска киңәш итсә дә, хәзер юллардагы хәл-шартлар нык үзгәрде. Асфальтта кар ятмасын өчен юлчылар комны да, тозны да, башка химик препаратларны да жәлләми. Үтә салкында да туңмый алар, машинага ябышырга гына тора. Моңардан кузовка зур зыян килүе ихтимал, атап әйткәндә, коррозия башлана. Андый урын тиз арада саргаеп та чыга.

Шуңа да машинаны хәзер җәйге чорга караганда да ешрак юдырту таләп ителә. Машинаның аскы өлешенә игътибарны күбрәк бирергә кирәк. Юлдагы бөтен зыянлы матдәләр нәкъ шунда җыела бит. Юарга иренсәң, кузов ике атна дигәндә сары таплар белән каплана.

Еш юдырту кесәгә дә суга, билгеле. Шуңа да машинага су сиптереп кенә пычракны юдыртып төшерү отышлы.

Фото Интеренет челтәреннән.
Читайте нас