Кышкы юлда, бигрәк тә бозлавыкта, машинада хәвефсез хәрәкәт итү саклыкка бәйле. Үзеңне энә очында баргандай тоярга кирәк. Ә тормоз инде менә шул энәнең очы. Тизлек артык зур булмаса да, саксызрак бастыңмы, машина салулый да китә. Ярый ла яныңда башка машиналар булмаса...
Юлларда бозлавык булганда, кузгалып бераз китү белән тормозга аз гына баскалап ал. Тәҗрибәле шоферлар юлның хәвефсезлеген менә шулай тикшерә.
Ашыгыч туктарга туры килгәндә дә (мәсәлән, юлда каршылык туды), тормозга төбенә кадәр басудан тыел. Чак-чак кына бер-ике тапкыр басу да җитә, югыйсә, машина барыбер шуып барачак.
Хәзерге автомобилләр АБС белән җиһазландырылган. Әмма тулысы белән аңа да ышанып бетәргә ярамый. АБСның начар ягы шунда: алгы тәгәрмәчләр туктый башлый, ә арткылар әйләнүен дәвам итә. Шуңа да машинаны турылавы авырга төшә, ягъни моңа вакыт күп китә. Бозлавыкта тормозга сак басуга җитми инде.
Фото Интернет челтәреннән.