— Көнкүреш калдыкларын үзаллы аерам, азык-төлекне участогымдагы чокырга (компост) күмәм, яна торганнарын яндырам. Миңа каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен акча түләмәскә буламы?
— Юк. Моннан тыш, әгәр дә сез чүп-чар яндыруны дәвам итсәгез, санэпидемстанция штраф салырга мөмкин. Санитария кагыйдәләрен һәм халык иминлеге нормаларын бозган өчен.
Гамәлдәге законнар калдыкларны үтилләштерү буенча эшчәнлекне мотлак лицензияләүне күздә тота. Лицензиясез сез чүп-чарны саклау, чыгару һәм үтилләштерү хокукына ия түгел.