— Ирем белән озак яши алмадык, аерылышырга карар иттек. Уртак фатирыбыз бар, ул ничек бүленер икән?
Лилия САБИТОВА.
— Русиянең Гаилә кодексы буенча, әгәр дә никах килешүе төзелмәгән икән, ир белән хатынның милке гомум кагыйдәләр буенча бүленә. Өйләнешкәч булдырылган барлык мөлкәт ир белән хатынның уртак милке булып санала. Милекнең кем исемендә булуы бу очракта әллә ни зур роль уйнамый. Әгәр ирнең я хатынның өйләнешкәнче милке булган икән, аерылышкан очракта ул бүленми. Шулай ук ирнең я хатынның бер-берсенә бүләк итеп бирелгән мөлкәте дә бүленми. Сезнең очракта фатир өйләнешкәнче алынганмы, өйләнешкәннән соңмы икәнлеген белеп булмый. Әгәр өйләнешкәч алынган икән, фатир уртак милек булып санала һәм анда икегезнең дә өлеше бар.