Суыктан һәм кимерүчеләрдән саклау максатында яшь җиләк-җимеш агачлары тирәсендәге карны таптарга кирәк, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Әмма моны белми эшләгәндә агачларга зыян салуыгыз ихтимал.
Кимерүчеләрдән агач-куакны саклау өчен карны ябалдаш тирәсендә, кәүсәгә кимендә ярты метрдан да якын килмичә таптау дөресрәк.
Каты кар тамырларны һәм кәүсәне туңдырырга мөмкин. Көпшәге җылыны яхшырак саклый. Чөнки андыенда һава бар, ә ул - бик яхшы җылылык изоляторы.
Газонга килгәндә, кышын анда йөрергә, аны таптарга бөтенләй ярамый. Бу очракта газон сулый алмаячак һәм һәлак булачак. Язын мондый газон "шәрәләнә", аны яңартырга туры килә.