+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
10 февраль 2020, 08:15

Азалия Сергей Лазаревны таң калдырган

Салават шәһәреннән 27 яшьлек Азалия Гайнетдинова популяр телетапшыруда беренче булып чыгыш ясаган һәм калган катнашучылар өчен югары планка билгеләгән.

Салават шәһәреннән 27 яшьлек Азалия Гайнетдинова популяр телетапшыруда беренче булып чыгыш ясаган һәм калган катнашучылар өчен югары планка билгеләгән.

Азалия, биеп, популяр «Despacito» җырын башкарган. Башкортстаннан килгән катнашучы үзенең буй-сыны белән дә жюри әгъзаларын таң калдыра, ә җыры белән залны «кабыза».

Сергей Лазарев билгеләп үткәнчә, элек «һәр утюгтан» яңгыраган бу җырны ул бөтенләй күралмаган, әмма Азалиянең башкаруы аның йөрәген эреткән. Юлия Савичева кызны матур җырлавы, оста биюе һәм үзен ышанычлы тотуы өчен мактады.

«Ну-ка, все вместе!» — барысы да бергә җырлый торган халык тамашасы. Катнашучыларның бурычы – Сергей Лазарев җитәкчелегендәге 100 жюри әгъзасы белән бергә хитны башкару. Үз хорына күбрәк кеше җәлеп иткән саен, ул очко җыя.

Әлегә кадәр бу чыгарылышның ике вокалчысы гына финалга чыкты һәм төп приз өчен көрәшне дәвам итә. Алар проект кубогы, бер миллион сум акча һәм быел җәй беренче халык фестивалендә үз җырыңны башкару хокукын алды. Азалия конкурсның финалына чыкты.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас