+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
10 февраль 2020, 13:25

Мисырга ялга апрельдән барып булачак

Берничә ел элек, Русия самолеты белән һәлакәткә бәйле, Мисырга авиабәйләнешләр туктатылган иде. Нәтиҗәдә, миллионлаган Русия туристы Мисыр курортларында ялдан мәхрүм ителде.

Агымдагы елның язында ике ел ил арасында бәйләнешләрнең җайга салынуы көтелә. Һәрхәлдә, Русиядән беренче самолетларны анда апрельдә көтәләр. Әлегә сүз даими рейслар турында бара. Чартер очышларына чикләү кайчан алыначагы билгеле түгел.

Хургада һәм Шарм-эль-Шейх аэропортларында хәвефсезлек кагыйдәләре катгыйлана. Туристлар багажына күзәтчелектә яңа таләпләр кертелгән, аларга ярашлы, шартлату корылмаларын ачыклауга аеруча зур игътибар биреләчәк, дип хәбәр итә Profi.Travel сайты.

Русия туристларын быелгы кабул итү чорына отельләрдә дә ныклап әзерләнәләр. Хезмәткәрләр саны арттырыла, штатлар Русиядән чакырылган белгечләр исәбенә тулылана. Отельләрдәге урын бәяләре авиабәйләнешләр туктатылган чордан арзанрак көтелми. Бу даими рейсларның билет хакларына да кагыла.



Фото: themag.ru
Читайте нас