50 яшьлек хатыннан - яшьлекне саклау серләре.
Сюй исемле бу ханым ире һәм өлкән кызы белән Кытайның Юньнань провинциясендә яши. 50 яшьлек ана 25 яшьлек кызыннан тышкы кыяфәте белән һич калышмый.
Сюй хирургларга мөрәҗәгать итми һәм ботокс кулланмый. Бары тик ул көн саен табигый матурлыкны сакларга ярдәм итә торган кагыйдәләрне үти. Аның барлык сере - сәламәт йокы. Ире сүзләренә караганда, ул кичке тугызда йокларга ята һәм 21-24 сәгатьләрдә организм максималь дәрәҗәдә үз запасларын тулыландыра дип исәпли.
Аның өчен, шулай ук, рухи тынычлык һәм күтәренке кәеф мөһим. Сюй беркайчан да арыган, яки бөтенләй бизәнмәгән килеш кешегә күренми, базарга барганда да матур күлмәк кия, чәчләрен җыя һәм биек үкчәгә баса.
Булды болай булгач, без дә матур булабыз, кызлар! Моның өчен тугызда ятып йоклыйбыз, ә көне буена шаркылдап көлеп йөрибез, яме?!
Ә шулай да, фотода, сезнеңчә, кайсы - әнисе, кайсы кызы?