Гомумән, закон нигезендә машинаның барлык тәрәзәләрен дә караңгылатырга ярый, тик чамасын гына белергә кирәк.
ЮХХДИ хезмәткәрләре тиешле норматив буенча яктылык үткәрми торган машина тәрәзәләрен тикшерү буенча системалы эш алып бара. Машинаның алгы тәрәзәләре 70 процент яктылык үткәрергә тиеш. Әгәр дә бу таләп үтәлми икән, моның өчен 500 сум штраф каралган.
Машина тәрәзәсен тәртипкә китерергә дә кирәк булачак. Бу таләп үтәлми икән, тагын 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф салыначак. Шулай ук, 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.