“Кызыл таң”ның дусты Мәдинә Шәхетдинова витаминлы үлән үстерү серләре белән бүлешә.
Бу фотода тавыклар җәй көне үлән чүпләп йөри дип уйлыйсызмы, дуслар? Ялгышасыз, бу - кичә генә төшерелгән фото, ә ап-ак кар өстендә ямь-яшел үлән ашап йөрүче чобаркайларны Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче Мәдинә Шәхетдинова асрый. Ул күптән түгел генә хаклы ялга чыккан икән, ә аңа кадәр 35 ел Машиналар төзү заводында хезмәт салган.
— 15 тавыгым, бер әтәчем бар. Үз йортыбыз белән яшәгәч, тавыкларны рәхәтләнеп тәрбиялибез, ихатабызның яме алар. Көн дә яңа салган йомырка алып кереп ашавы күңелле дә, бик файдалы да. Тавыкларым кыш буе туктаусыз йомырка сала. Сере нидә, дисезме? Мин аларга көздән бирле яшел бодай үстереп ашатам, — ди Мәдинә ханым.
Сезнең арагызда тавыклар асраучы булса, Мәдинә ханымның киңәше ярдәмгә килер.
“Бер литр банка бодайны 10-12 сәгатькә кайнар суга салып шыттырырга куям. Шуннан дуршлаг аша җылы суда юам да 2 сантиметр калынлыкта итеп табага җәеп салам. Пакет яки капчык белән каплап, бер тәүлек өйдә җылы урында тотам. Аннан ачып, яктыга тәрәзә төбенә куям. Әледән-әле су сибеп торырга гына кирәк. Биш көн дигәндә витаминлы яшел үлән 10 сантиметр булып үсеп тә җитә. Һәр атна ике таба яшел бодай һәм солы үстереп, тавыкларымны сыйлап кына торам”, ди ул.
Әйтергә кирәк, Мәдинә ханым Башкортстанның бик матур табигатьле төбәк булуын да белә, Чакмагыш районында яшәүче кодаларына кунакка кайтып йөри ул.