+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
19 февраль 2020, 12:40

Шикәр авыруы башланса...

Белгечләр киңәшенә игътибар итегез.

Белгечләр киңәшенә игътибар итегез.

Шикәр авыруы белән авырганда шикәр, кайнатма, конфет, хәлвә кебек татлы ризыклар бөтенләй ярамый. Аз гына (көнгә өч тапкыр берәр калак) бал ашарга рөхсәт ителә. Аның составында авырулар әйбәт кичерә торган фруктоза бар. Шикәрне ксилит яки сорбит белән алмаштыралар. Составында В төркеме витаминнары (көрпә, чүпрәле эчемлек) һәм аскорбин кислотасы (гөлҗимеш) күп булган ризыклар кулланырга киңәш ителә. Атнага бер-ике тапкыр пешкән майсыз ит һәм балыкның майсыз сортлары (судак, чуртан, тәрәч, сазан) ашарга тәкъдим ителә.
Бавырның эшчәнлеген яхшыртуда эремчек, солы боткасы ярдәм итә. Ризыкларны суда яисә духовкада пешерәләр. Аз-азлап көнгә дүрт-биш тапкыр ашарга кирәк.
Фото: medaboutme.ru
Читайте нас