Миләүшә гөле бик матур, купшы гөл. Аны ничек үрчетү серләрен язабыз.
Миләүшә гөленең яфрагын өзеп алып, шундук туфракка утыртырга кирәкми. Башта яфрак сабын 3-4 сантиметр озынлыкта калдырып кисеп алырга һәм кайнаган су салынган стаканга куеп торырга кирәк. Болай эшләгәндә ул тамыр җибәрәчәк һәм туфракка күчереп утыртырга мөмкин булачак.
Туфрак йомшак һәм бераз әче булсын. Артык су агып чыксын өчен, гөл чүлмәгенең төбен дә тишеп калдырырга онытмагыз.
Яфрак утыртылган чүлмәккә пыяласавыт каплап куйсаң, яхшы булачак.
Миләүшәләргә суны туфрагы кипкән саен сибәләр. Иң мөһиме, туфрак артык дымлы булмаска тиеш, югыйсә гөлнең тамырлары череп бетәчәк.