+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
21 февраль 2020, 13:16

Правадан мәхрүм иттеләр...

"Мине машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр, тик таныклыкны алмадылар..."

— Мине машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр, тик таныклыкны алмадылар. Документны ЮХХДИ бүлегенә үземә илтеп бирергәме? Җәза срогы тәмамлан­ганнан соң имтихан тапшырырга кирәк булачакмы?



Заһир КАЮМОВ.



— 2013 елның 1 сентябренә кадәр ЮХХДИ инспекторларына закон бозучыларның машина йөртү таныклыгын алырга рөхсәт ителде. Шуннан соңгы, яңа кагыйдәләргә ярашлы, машина хуҗасы, судның транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карары гамәлгә кергәннән соң, таныклыкны 3 көн эчендә ЮХХДИ бүлегенә үзе илтеп бирергә тиеш. Үзең белән суд карары һәм паспорт булу мотлак. Мәхрүм итү вакыты машина йөртү таныклыгын Дәүләт автоинспекциясенә тапшырган көннән исәпләнә башлый.
Транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылган шоферга яңадан имтихан тапшырырга кирәк булачак. Дөрес, бер искәрмә бар: 2013 елның 1 сентябрендә чыккан 32.6 мәддә көченә кергәнче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләргә Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырырга кирәкми, ә таныклыктан соңрак колак кагучыларга бу кирәк булачак.
Читайте нас