+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 февраль 2020, 12:06

Чибәр булу өчен... аспирин

Аспирин дигән даруны белмәгән кеше юктыр. Ә менә аны бит тиресен яшәртү өчен кулланып булуын һәр гүзәл зат та белмидер әле.

Аспирин дигән даруны белмәгән кеше юктыр. Ә менә аны бит тиресен яшәртү өчен кулланып булуын һәр гүзәл зат та белмидер әле.

Аспирин битне пигмент таплардан чистарта, җыерчыкны бетерә, бит тиресендәге кан әйләнешен яхшырта.

Чибәрлек битлеген ясау өчен дүрт төймә аспирин кирәк. Аларны бер аш кашыгы җылы суда эретеп, бер чәй калагы сыек бал кушабыз. Барлыкка килгән катнашманы биткә сылап, ике минут ышкып торабыз һәм унбиш минутка калдырабыз. Соңыннан җылы су белән юып төшерәбез.

Шуны да истә тотыгыз: аспиринның тәэсире химик пилинг сыман, шуңа да аны җәй көннәрендә кулланмавыгыз хәерле.

Аспирин чәчне дә яхшы үстерә, кавыктан котылырга булыша. Моның өчен чәчне юганда аспирин төймәләрен шампуньга кушарга кирәк.
Фото: smi.today сайтыннан
Читайте нас