+30 °С
Облачно
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 март 2020, 12:55

“Бианай көнләшерлек” салаты ясагыз!

Тиздән – бәйрәм. Сезнең сый-нигъмәттән соң бианагызның “телен йотып”, дәшә алмый торганын теләсәгез, менә сезгә салат рецепты.

Тиздән – бәйрәм. Сезнең сый-нигъмәттән соң бианагызның “телен йотып”, дәшә алмый торганын теләсәгез, менә сезгә салат рецепты.
Аның сере – соуста. Без аңа күптән өйрәнелгән майонез яисә май салмаячакбыз.
200әр грамм ысланган тавык итен һәм каты сырны саламсыман турыйбыз. Блендер ярдәмендә 150 грамм шикәрсез табигый йогуртны 250 грамм маринадланган кызыл борыч белән әйләндереп, пюре ясыйбыз. Савытка башта - салат яфраклары, аның өстенә тавык ите, соңыннан сырны салабыз. Йогуртлы-борычлы соусны салат өстенә салганнан соң, вак итеп туралган яшел суган сибеп куябыз.