Аңа “Ирләрнең күз яшьләре” салаты әзерләгез. Бу ризыкны салфетка белән бергә бирергә кирәк. Күз яшьләрен сөртергә уңайлы булсын өчен. Чөнки салатны ашаганда ирләр чынлап та елый икән...
Кирәк: 250 грамм тавык ите, 200 грамм гөмбә, бер баш суган, ике йомырка, ике бәрәңге, 150 грамм сыр, 100 грамм горчица, 150 грамм майонез, 50 грамм керән.
Пешкән тавык итен, бәрәңгене, йомырканы турыйбыз, гөмбәне суган белән бергә кыздырып алабыз, сырны кыргычтан чыгарабыз. Аерым савытта майонез, горчица һәм хренны бутыйбыз. Салатны мондый тәртиптә катламлап җыябыз: ит, суганлы гөмбә, бәрәңге, йомырка, сыр. Һәр катлам өстенә горчицалы майонез ягарга онытмыйбыз.