+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
6 Марта 2020, 08:45

Аша һәм ябык!

Ябыгырга ярдәм итүче ризыкларны беләсезме?

Ябыгырга ярдәм итүче ризыкларны беләсезме?

Ногыт борчагы. Кыйммәт түгел, аксымга бай булуы тую тойгысын озайта, чөнки ул акрын эшкәртелә.
Аш. Тамак туйдыруны бер тәлинкә аштан башласагыз, арытаба азрак ашарсыз. Әлбәттә, аш каймаксыз һәм майонезсыз булырга тиеш.
Шоколад. Иртәнге, төшке, кичке ашлар арасында нидер ашап куясыгыз киләме? Шоколад сайлагыз! Карасын, әчесен. Ике бәләкәй генә шакмак җитәр.Шоколад ашаган кешенең арытаба тамак ялгауда башкалардан унбиш процентка азрак ашаганын галимнәр исбат иткән.
Яшелчәләр измәсе. Азыкка күпләп яшелчә кушыгыз. Порция күбәер, калорияләр кимер.
Чикләвек. Чикләвек белән тамак ялгасагыз, төшке аш вакытында азрак ашарсыз.
Алма. Бу җимеш үзе, аның суты яисә измәсе аппетитны бик яхшы баса. Алма чәйнәгәндә баш миенә ниндидер туклыклы ризык ашау хакында сигнал да килә.
Читайте нас