Бөерләрдә таш булса, халык медицинасы белән дә дәваланып карарга була.
Моның өчен 20 грамм бака яфрагына (орлыгы яки сабагы белән бергә) 1,5 стакан кайнап торган су салып, 1-2 сәгать төнәтергә. Көнгә 2-3 тапкыр чирек стакан эчәргә. Шушы төнәтмә бөердәге ташларны эретә, бәвел кудыруга булышлык итә.
Чабыр үләне дә бөердәге ташларны эретү үзлегенә ия. Бер бал калагы үләнгә 1 стакан кайнар су салып, төнәтергә. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр чирек стакан эчәргә.
Артыш җиләге төнәтмәсе дә бу чирдән дәва. Бер кашык кипкән җиләкне 1 стакан суда төнәтеп, ашаганнан соң 1-2 сәгатьтән эчәргә.
Сәламәт булыгыз!