Һәр элемтә операторының кесә телефонына кушымтасы бар. Мәсәлән, МТСның – “МойМТС”, Билайнның – “Мой Билайн”, Мегафонның– “МегаФон” дип атала. Аларны телефоныгызның “Android” яисә “iOS” операцион системаларына куя аласыз. Кушымталар үзләре һәм алар аша башкарылган хезмәтләр – бушлай.
Бу кушымталар бик уңайлы һәм элемтә операторының хезмәтләрен куллануны шактый җиңеләйтә. Анда телефонда күпме акча калуын күрә аласыз. Хәтта комиссиясез акча салу мөмкинлеге дә каралган.
Кулланган тарифыгызны шунда ук үзгәртеп була. Кушымтада тарифлар исемлеге һәм алар турында җентекле мәгълүмат бирелә.
Ни дә булса аңлашылмаса, элемтә операторына шалтырату яисә язу мөмкинлеге дә каралган.
Кушымтада булган башка хезмәтләр: элемтә операторы ташламалары һәм тәкъдимнәре турында мәгълүмат алу, номерны үзгәртү, СМС һәм калган минутлар турында мәгълүмат алу, оператор белән элемтәгә керү, чыгымнарны карау.