Аш-су остасы Мәдинә Шәхетдинова үзенең бик тәмле торт рецепты белән бүлешә.
“Кызыл таң”ның дусты, Ульяновск өлкәсенең Димитровград (татарның элекке Мәләкәсе) шәһәрендә яшәүче Мәдинә Шәхетдинова пешергән бәлеш, пирог, тортларга сокланмыйча мөмкин түгел. Бүген ул үзенең бик тәмле торт рецептын тәкъдим итә.
Торт камыры өчен 4 йомырка сарысы, 330 грамм он, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч, 2 аш кашыгы шикәр комы, чеметем генә тоз, 170 грамм акмай, 20 процентлы ике аш кашыгы каймак кирәк була. Йомшак кына камыр басып, ярты сәгатькә суыткычка куябыз.
Джем ясау өчен 400 грамм карлыганга (туңдырылган да ярый) ярты стакан шикәр комы, бер аш кашыгы крахмал кушабыз һәм биш минут чамасы куерганчы кайнатабыз. Карлыган урынына чия, слива алырга да мөмкин. Камырны җәеп, 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 10-15 минут пешерәбез. Мичкә куяр алдыннан камырны берничә урыннан чәнечке белән тишәбез.
Шул арада 4 йомырка агын миксер белән күпертәбез, 150 грамм шикәр комы һәм бер аш кашыгы крахмал кушабыз. Камыр өстенә башта - джем, аннары күпертелгән массаны җәябез дә вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез. Камырны янә 150 градуска кадәр җылытылган мичкә 35 минутка куябыз.
Аннары крем әзерлибез. Аның өчен 400 грамм сөт (авылныкы булса, яхшырак), ике аш кашыгы шикәр комы, ванильле шикәр комы, ике аш кашыгы крахмал, ике йомырка алына. Барысын бергә бутый-бутый куерганчы кайнатабыз. Ул суынгач, 150 грамм акмай кушып, яхшылап туглыйбыз.
Мичтә пешкән камырны алып суытабыз һәм яртыга бүләбез. Һәр кисәгенә крем ягабыз да катламлап тезәбез һәм өч сәгатькә салкын урынга куябыз. Шуннан бу искиткеч тәмле торт белән чәй эчәргә дә була.