+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 март 2020, 11:25

Ашаганнан соң лимон кабыгы чәйнәгез

Цитруслы җимешләрнең кабыгын ташларга ашыкмагыз.

Цитруслы җимешләрнең кабыгын ташларга ашыкмагыз.- Төрле цитруслылар кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый.- Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була.- Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның исе түтәлләрне эт, песиләрдән дә саклый. Шуңа, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитруслы кабыгы белән ышкыгыз.- Ашаганнан соң лимон, яки лайм кабыгын чәйнәп кую сулышны чистарта.- Өйгә хуш ис таралсын дисәгез, цитрус кабыкларына бераз су салып, әкрен утка куегыз.- Аяк киеме астына ябышкан сагыз яки сумаланы да кабык ышкып бетерергә була.- Бакчадагы кырмыскаларны бетерү өчен блендерда, берничә төр цитруслы кабыгына җылымса су өстәп, катнашма ясыйлар.- Кипкән, он итеп изелгән кабыкларны ванна кергәндә хуш ис өчен суга салалар.- Цитруслылар кабыгын өйдә сабын ясаганда да кулланалар.Фото: 1zoom.ru
Читайте нас