Тәмле җиләк-җимеш һәм яшелчә сутлары нәрсәсе белән файдалы?
Әфлисун суты - сәламәтлекне ныгыта, матдәләр алмашын, кальций үзләштерүен яхшырта.
Йөзем суы - сәламәтлекне ныгыта, баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Фото: 7dach.ru
Алма суты - азканлылыктан ярдәм итә, тәннең авыруларга бирешмәүчәнлеген арттыра.
Кишер суты - күзнең күрү сәләтен яхшырта, аппетитны ача.
Ананас суты - ашказанны һәм эчәк эшчәнлеген көйли, тәннән артык сыеклыкны чыгара.
Кабак суты - тәнне калий, А, Е һәм В төркемендәге витаминнарга баета.
Банан суты - күңелне күтәрә һәм ашкайнату юлының лайлалы тышчасына уңай йогынты ясый.
Сәламәт булыгыз!