+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
19 март 2020, 11:05

Кивидан бик тәмле кайнатма

Язгы хәлсезлек вакытында бу кайнатма аеруча файдалы.

Язгы хәлсезлек вакытында бу кайнатма аеруча файдалы.

Киви җимешендә витаминнар озак саклана. Аның кайнатмасы да файдалы сыйфатларын югатмый. Бик тәмле дә, файдалы да булган киви кайнатмасын әзерләү дә җиңел.

Моның өчен 5 киви, 1 банан, 1 чәй калагы желатин, 220 грамм шикәр комы, ярты лимонның суты кирәк булачак.

Кивины һәм бананны вак кына турыйбыз, яхшылап бутап, агач кашык белән изәбез. Измәгә шикәр комы, желатин һәм лимон суты өстәп, 5-7 минут талгын утта кайнатып алабыз. Куе һәм хуш исле кайнатма әзер.

Яз көннәрендә, организмга витамин җитмәгән вакытта, бу кайнатма аеруча файдалы булачак.

Фото: sun9-5.userapi.com
Читайте нас