+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 март 2020, 12:20

Кызлар ни өчен сумкаларында әстерхан чикләвеге йөртә?

Сез дә кулланыгыз!

Сез дә кулланыгыз!
Кәеф яхшы булсын өчен сумкага берничә әстерхан чикләвеге салырга кирәк. Ни өченме? Алар ярдәмендә үзеңнең психик торышыңны җайга китереп була.
Атап әйткәндә, әлеге чикләвекне кулланырга көнчыгыш медицинасы киңәш итә. Организмга стрессны кичерергә ярдәм итүнең шактый гади ысулы - массажның минималь сеансын үткәрү өчен чикләвекләрне учларда бераз әйләндереп алу да җитә. Мондый манипуляцияләр борчылган вакытта киеренкелекне бетерергә һәм бөтен организмны ял иттерергә ярдәм итә.
Уч төбендә организмның эшчәнлеге өчен җаваплы күп кенә актив нокталар урнаштырылган. Стресс һәм кичерешләр еш кына баш авыртуы, бөтен тәннең мускулларында киеренкелек, ашкайнату һәм башка органнарда күңелсез симптомнар китереп чыгара. Нәкъ менә кул массажы ярдәмендә генә тынычланырга мөмкин икән.
Тынычланыр өчен түбәндәге күнегүләрне башкарырга кирәк:
Ике чикләвекне уч төбенә урнаштырабыз һәм алар белән түгәрәк хәрәкәтләр ясыйбыз. Әгәр сездә нибары ике чикләвек икән - һәр кулда чиратлап массаж ясагыз. Әгәр алар күбрәк икән - эффектны тизләтү өчен ике кулда берьюлы эшләгез.
Фото: recepti.ru
Читайте нас: