+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
27 март 2020, 09:07

Шакмаклы сәер штрих-код нәрсә ул?

Ул Япониядә үткән гасыр ахырында ук уйлап табылса да, бүгенге көндә генә популярлашты...

Шакмаклы сәер кодларны һәркайда диярлек күрергә була: чекларда, реклама баннерларында, телевидениедә һәм урамда. Бу шифровка “QR-код” дип атала һәм инглиз теленнән “Тиз җавап” (быстрый отклик) дип тәрҗемә ителә. Ул Япониядә үткән гасыр ахырында ук уйлап табылса да, бүгенге көндә генә популярлашты.

QR-код эченә нинди дә булса мәгълүматны шифрлап куярга мөмкин: интернет-ссылкалар, электрон почта адресы, визитка. Мондый кодны ачу бик җиңел. Бары тик кесә телефоныгызның камерасын ачып, шул кодны “укытырга” кирәк. Алга таба код эчендә яшерелгән мәгълүмат үзеннән-үзе “браузер”да ачылачак. Искерәк телефоннар мондый кодны ачалмаска мөмкин. Бу очракта махсус кушымталар куярга кирәк.
Мондый QR-код гәзитебезнең беренче битендә дә бар. Телефоныгыз белән, кызык булса, шул кодны чишеп карагыз!
Читайте нас