— Әгәр йорт никахта сатып алынган булса, ул сезгә генә рәсмиләштерелгән булуга карамастан, берлектә эшләп тапкан мөлкәт исәпләнә. Бу очракта йорт сату өчен сезгә ирегезнең нотариаль ризалыгын алырга кирәк, югыйсә ул, үз хокукларының бозылуы турында белгәч, сезне судка бирә ала.
Әгәр йорт шәхсән сезнең тарафтан никахка кадәр сатып алынган икән, ирнең ризалыгы таләп ителми.