Дуслар, туңдыргычларыгызда җиләк-җимешләр бармы әле? Бүген бергәләп җиләкле-каймаклы тәмлекәч әзерлибез.
Камыр өчен: 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, өй температурасында йомшартылган 100 грамм акмай, 1 стакан он, ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч алыгыз. Шушы ингредиентларны бергә бутап, йомшак камыр басыгыз. Аны табага җәегез, кырыйларын формалаштырыгыз һәм эчлек әзерләгәнче суыткычка алып куегыз.