+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 апрель 2020, 07:36

Карантин вакытында кино карагыз!

Үзеңне изоляцияләү режимында күп кенә веб-сайтлар үзләренең хезмәтләрен бушлай файдаланырга мөмкинлек бирә.

Компьютерлар, кесә телефоннары, телевидение бу мәсьәләдә сезгә ярдәм итә ала. Өстәвенә, күп кенә веб-сайтлар үзләренең хезмәтләрен бушлай файдаланырга мөмкинлек бирә.

“Premier” онлайн-кинотеатры барлык контентларына бушлай керү мөмкинлеге ача. Коронавирус белән бәйле авыр вакытларда “Газпром-медиа” компаниясенә караучы “ТНТ”, “ТВ-3, “Пятница”, “2х2” телеканалларының барлык сериалларын хәзер бушлай карап була. Онлайн-кинотеатр кесә телефонында, “Smart TV” телевизорларында, компьютерда ачыла ала.
Шулай ук “more.tv” онлайн-кинотеатры элегрәк түләүле һәм кыйммәт булган веб-сайтын бушлай ача.
Ә “ivi” һәм “Okko” “КиноПоиск” сайтлары берәр ай бушлай карау мөмкинлеге бирә.
Читайте нас