+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 апрель 2020, 12:25

Тозлы кыяр ашагыз!

Табиблар вирусларга каршы ярдәм итүче ризыкларның исемлеген тәкъдим иткән.

Табиблар вирусларга каршы ярдәм итүче ризыкларның исемлеген тәкъдим иткән.

Табиблар эчәклекнең сәламәт флорасын саклауга һәм организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы саклану механизмнарын активлаштыруга ярдәм итәчәк ризыкларны атаган.

Табиблар киңәше буенча, организм өчен пробиотик ризык алу бик мөһим. Бу файдалы матдәләр махсус препаратларда гына түгел, кайбер гадәти ризыкларда да бар.

Мәсәлән, шикәр һәм артык өстәмәләр салынмаган гадәти натураль йогурт файдалы. Ризыкның яңа эшләнгән булуы мөһим, ул чакта анда эчәклекнең нормаль эшләве өчен кирәкле әчкелтем сөт бактерияләре күбрәк була. Кефирда да бик күп пробиотиклар булуы билгеле.

Табиблар, шулай ук, рационга тозлы кәбестә һәм кимчи кертергә киңәш итә. Аларда эчәкләр өчен кирәкле клетчатка һәм иммунитет өчен витаминнар күп. Өйдә тозлаган кыярда да пробиотикларның күп булуы ачыкланган. Кибеттә сатылучы тозлы кыярда исә алар бөтенләй юк икән.

Сырлар арасында моцарелла, чеддер, гауда һәм пармезан сортлары пробиотикларга бик бай.


Фото: avatars.mds.
Читайте нас: