+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 апрель 2020, 10:40

Кыярны ничек үстерү отышлы?

Кыярны ничек үстерү отышлы? Түтәлдәме, әллә инде баулар буенча өскә үрмәләтепме? Бу сорау һәр бакчачыны кызыксындырадыр.

Кыярны ничек үстерү отышлы? Түтәлдәме, әллә инде баулар буенча өскә үрмәләтепме? Бу сорау һәр бакчачыны кызыксындырадыр.

Түтәлдә үскәндә кыяр тиз арада барлык мәйданны каплап ала, хәтта сукмакка да үрмәли. Уңыш чорында кыярны еш җыярга туры килгәнлектән, үсемлек сабаклары, тапталып, моннан зыян күрә. Нәтиҗәдә, күпсанлы авырулар барлыкка килү, зыян килгән сабакларны "дәвалау" өчен көч түгү сәбәпле уңыш кими.

Әгәр яшелчә сабагын бау буйлап "үрмәләтсәң", уңыш җыю шактый җиңеләя һәм үсемлек тә азрак зыян күрә. Шулай ук, кыярларга яктылык һәм һава да күбрәк үтеп керә, ул да бик әһәмиятле! Җепләр никадәр югарырак булса, уңыш та шулкадәр күбрәк була.

Шулай булгач, һәркем үзенә нәтиҗә ясап, кыярны ничек үстерүнең отышлы булачагын күз алдына китерә алыр.

Фото: leplants.ru
Читайте нас