+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 апрель 2020, 06:55

Аяк киемен кибеткә кире тапшырып буламы?

— Кибеттән аяк киеме алган идем дә, кыса, бик уңайсыз. Нинди очракта сыйфатсыз аяк киемен кибеткә кире кайтарырга була?Гөлназ ШӘРӘФЕТДИНОВА.

— Кибеттән аяк киеме алган идем дә, кыса, бик уңайсыз. Нинди очракта сыйфатсыз аяк киемен кибеткә кире кайтарырга була?

Гөлназ ШӘРӘФЕТДИНОВА.


— Аяк киеме, башка товарлардан аермалы буларак, сезонга карап бүленә. Шуңа да куллану вакытлары да ел фасылына бәйле рәвештә билгеләнә. Бу төбәктәге һава торышы үзенчәлекләренә дә бәйле.
Кимчелекләр күзәтелгән очракта, аяк киемен гарантия вакыты чыкканчы кайтарырга була. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның (№ 2300-1, 1992 елның 7 февраленнән гамәлдә) 25нче мәддәсе нигезендә, сыйфатлы аяк киемен дә, формасы, үлчәме, фасоны, төсе, комплектациясе туры килмәгәндә, сатып алган көнне санамыйча, 14 көн эчендә кибеткә кире кайтарырга рөхсәт ителә.
Дөрес, аяк киеме үзенең товар кыяфәтен үзгәртмәгән, киелмәгән булырга тиеш. Әгәр дә алыштырып алырга шундый ук товар юк икән, кулланучы аяк киеменең акчасын таләп итә ала. Гадәттә, гариза язганнан соң, бу акча 3 көн эчендә кайтарыла.
Фото: mk.ru
Читайте нас