Автомобиль иминлеге өлкәсендәге халыкара һәм Русия экспертлары фикеренчә, һава температурасы көндез 7-10 градуска кадәр җылынып, төнлә дә “плюс” сакланса, тәгәрмәчне алыштырырга мөмкин.
Әмма шуны истә тотарга кирәк: әгәр дә сез асфальт буйлап кышкы резинада йөрсәгез, ул озак хезмәт итмәячәк.
Шиномонтаж сервисында эшләүче хезмәткәрләр белдерүенчә, әлегә резинаны алыштырырга иртәрәк. Алар аны 20 апрельдән соң гына алыштырырга киңәш итә. Әле юлларда бозлавык булырга мөмкин, ди алар.