Карантин режимында тормыш-көнкүреш өчен иң кирәкле азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә гадәти эшләрен дәвам итә. Электроника, парфюмерия, кием-салым кибетләре ябык. Әмма бу кибетләр онлайн сату форматына күчте. Һәм шул уңайдан анда зур ташламалар табарга була.
Шулай булгач, компьютерыгызны яисә смартфоныгызны алыгыз да — алга!
Теләсә кайсы электорника кибетенең веб-сайтында ташламалар таба аласыз. Кесә телефоны, телевизор, кер юу машинасы һәм башка әйберләрне 50, хәтта күбрәк процент ташлама белән сатып алырга була! Өстәвенә, күп кибетләрдә товарны фатирга бушлай китереп бирү каралган.
Отышлы тәкъдимнәр парфюмерия, кием-салым һәм башка кибетләрдә дә күп. Үзегез йөрергә яраткан кибетләрнең веб-сайтларына кереп чыгарга киңәш итәбез. Анда сезнең отышлы һәм ташламалы әйберләр табуыгыз бик ихтимал!