+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 Май 2020, 13:30

Колорадо коңгызы нәрсәдән курка?

Киңәшләрне истә тотсагыз, химик чаралар куллану да кирәкмәс.

Киңәшләрне истә тотсагыз, химик чаралар куллану да кирәкмәс.

Бәрәңге арасына утыртылган фасоль колорадо коңгызын куркыта.
Кыяр һәм помидор янына утыртылган суган һәм торма яшелчә талпанына үрчергә ирек бирми.
Укроп кыярның уңышын күтәрә.
Суган һәм сарымсак кыярны авырудан сакларга ярдәм итә.
Сарымсак үсемлекләрнең тамыр системасына нык зыян китергән ак корттан котылырга ярдәм итә.
Теплицага базиликны күпләп утыртыгыз, ул помидорларны төрле авырулардан саклый.
Карлыган төбенә колмак утыртсаң, ул чирләми, җимешләренә корт та төшми.
Курай җиләген алмагачка якын утырту хәерле.

Фото: botanichka.ru
Читайте нас: