+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
8 Май 2020, 08:15

Май әреме җыеп калыгыз!

Безнең халыкта әрем үләне белән бәйле бик күп җырлар, шигырьләр, әйтемнәр бар. Бу үләнне, шулай ук, дару үләне итеп кулланып булганын да беләбез.

Безнең халыкта әрем үләне белән бәйле бик күп җырлар, шигырьләр, әйтемнәр бар. Бу үләнне, шулай ук, дару үләне итеп кулланып булганын да беләбез.

Дару өчен әремне яшь вакытта, чәчәк атмас борын, чәчәге белән бергә яки көпшә чыгармас борын җыярга кирәк. Әрем бик куәтле, хуш исле үлән. Әмма тәме бик ачы. Әремнең даруга кулланылышы һәм дару икәне борынгы заманнан мәгълүм.
Ул какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашуын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша. Эчтәге суалчаннарга, кортларга һәм күрем килмәгәндә гаҗәп файдалы үлән.
Яшь әремнең суын сыгып та һәм кипкәнен уып та кулланалар. Әгәр кипкәнен чәй кебек пешереп эчсәң, шулай ук яхшы. Бер шешә аракыга бер уч әрем яфрагы салып төнәтәләр, тәмам әрем тәме югалып беткәч кулланалар. Ашказаны авыртса һәм аппетит югалса, шушы төнәтмәне һәр ашау алдыннан яртышар чынаяк эчәләр.
Сәламәт булыгыз!

Фото: pixabay.com


Читайте нас