+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 Май 2020, 09:30

Кыяр помидор үскән түтәлдә уңа

Утыртканда урын алыштырырга онытмагыз.

Утыртканда урын алыштырырга онытмагыз.

Бәрәңгедән соң кәбестәнең һәр төре дә әйбәт үсә. Кәбестәдән соң томатлар һәм кыяр уңа. Помидордан соң түтәлгә кыяр, кабак, ташкабак утыртырга кирәк. Моңа кадәр кыяр үскән түтәлгә баклажан, борыч һәм помидор утырту яхшы.

Башлы суган фасоль, борчак, шалканнан соң әйбәт үсә. Ә менә башлы суган артыннан кишер утыртканда аның мул уңышына, авыруларга бирешмәвенә өмет итәргә була.

Кызыл чөгендер борыч үскән җирне үз итәчәк. Редисны сарымсак, кишер, чөгендер рәтләре арасына утырту ике яшелчә өчен дә файдалы булмакчы.

Җиләк түтәлләре тирәли яшел суган, сарымсак, борчак утыртырга киңәш ителә. Иң мөһиме - яшелчәләрне 3-4 ел дәвамында элегрәк үскән урынына кабаттан утыртмый торырга кирәк.

Бакчачыларга бу киңәшләрне Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия Нуретдинова тәкъдим итә.

Фото: avatars.mds.
Читайте нас