+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 Май 2020, 08:13

Кәҗә гөмбәсен ничек әзерләп ашарга?

Гөмбә яратучы кеше аны ел әйләнәсенә җыя. Яз җыя торганы аеруча тансык. Әзерли белсәң, тәмле дә!

Гөмбә яратучы кеше аны ел әйләнәсенә җыя. Яз җыя торганы аеруча тансык. Әзерли белсәң, тәмле дә!

Бу гөмбәне җыю бик җиңел, чөнки аның ялганы булмый, эзләп интегәсе, таяк белән җир "сөрәсе" юк. Урманны яшел үлән дә басып өлгермәгән әле, җыерчыклы гөмбә әллә каян күзгә ташлана. Күрдеңме, кәрзинеңә ал да сал. Катнаш урманнарда апрельдән бирле күпләп җыялар, әле дә бар.

Кайбер хуҗабикәләр яхшылап пешерергә, бер сәгатьләп кайнатырга киңәш итә. Әмма аны 15 минутлап кайнатып алырга да, пакетларга бүлгәләп, туңдыргычка куярга була. Гөмбәне туңдыргычта бөтенләй пешермичә саклаучылар да бар. Соңыннан үз сутында пешереп ашыйлар, алай хуш исе, тәме ныграк саклана, дип мактыйлар. Тик бу очракта бер кимчелеге бар — пешермичә саклаганда гөмбә күп урынны ала.

Яңа гына җыеп алып кайткан гөмбәне аз гына су салып, үз сутында диярлек пешереп алырга кирәк. Турап, суган белән кыздырырга. Өстенә йомырка салсаң тәмле, каймак кушып, мичкә куеп алсаң - телеңне йотарлык!

Сурәттәге бер чиләк гөмбә туган авылымда җыелган иде. Тәмле булды. Ләкин тиз бетте, тагын җыясы булыр инде...

Фото: Дилә ФӘРӘХЕТДИНОВА.
Читайте нас