+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
14 Май 2020, 15:40

Коткарыгыз! Аллергиядән интегәм!

Үзебез сынап карадык.

Үзебез сынап карадык.
Аллергиянең нәрсә икәнлеген аның белән танышлар яхшы аңлый. Табибларның берсе аны дәвалап була дисә, икенчеләре бу иммунитетның нәрсәгә булса да "җавап" бирүе, дип аңлата. Аптекаларда аллергиядән дарулар күп, әмма алар һәркемгә дә ярдәм итми, яисә кулланган чорда гына файдасын күрәсең. Аллергиядән котылу өчен аллергенны организмнан чыгарырга кирәк. Әлбәттә, бу ниндидер төр җиләк-җимешкә яисә сабынның ниндидер төренә булганда җиңел. Әгәр дә, сөткә, ипигә яисә тузанга аллергия булса, нишләргә?
Мин бу сүзләрнең никадәр тормышны катлауландырганын яхшы аңлыйм. 3 яшьлек чагында улым аллергиядән интегә башлады. Ризыкка икәнлеген аңлап, анализ биреп карарга булдык. Анализларның нәтиҗәләре шаккатырлык иде... Улыбызда сөткә, иткә, бәрәңгегә, ипигә аллергия булган. Шушы анализларны кулыма алып, аш-су бүлмәсендәге өстәлгә карап елаганым әле дә хәтердә. Күпме табибларга йөртсәк тә, аларның һәркайсы аллерген белән бәйләнешне өзәргә кушты. Ә кайберләре, аллергия нәтиҗәсендә вакыт үткәч, башка бик күп начар авырулар килеп чагарга мөмкинлеген дә белдерде. Бала печенье капса, яисә балалар бакчасында кәнфит белән сыйласалар, аның тәннәре кызарып, шешеп чыга иде. Чөнки бер печеньеда аз күләмдә булса да бодай оны һәм коры сөт бар.
Кешегә сөйләсәң, "Сез аңа нәрсә генә ашатасыз соң? - дип гаҗәпләнәләр иде. Шулай итеп, бала белән үзебез дә диетага утырдык. Аллергенның организм белән "очрашуын" өзү җиңел түгел. Моның өчен гадәти тормыштан баш тартырга туры киләчәк. Әмма аллергияне башкача җиңеп булмый.
Табиблар киңәш иткән дарулар безгә вакытлыча гына ярдәм итә. Ягъни, аларны кулланганда, бала барлык ризыкны да ашый ала. Даруларны эчеп туктауның икенче көнендә, янә йокысыз төннәр башлана иде.
Халык медицинасының никадәр көчле икәнлеген шунда аңладым. Безгә бары ул гына ярдәм итте. Үзем кулланган рецепт белән бүлешәсем килә. Әмма табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Лавр яфрагы кайнатмасын әзерләү өчен 500 миллилитр суга 4-5 лавр яфрагы салып, 5 минут кайнатыгыз. Ул төнәтмә 6 сәгать термоста торырга тиеш. Өлкән кеше өчен дозировка 150 миллилитр тәшкил итә, аларны, 3 тапкыр кабул итүгә бүлеп, көн дәвамында кулланырга кирәк. Балаларга лавр яфрагы төнәтмәсе өч айдан бирелә, порция берничә тамчы тәшкил итә. Ә мин улыма аны аш кашыгы белән көненә 3 тапкыр эчерә идем.
Моннан тыш, ярты литр суга берничә пачка лавр яфрагы салып, 10 минут тирәсе кайната идем. Су суынгач, тәннең бозылган җирләренә компресс куя идем. Көненә берничә тапкыр шулай кабатлау тән тиресенең ялкынсынуын бетерә.
Шул ук вакытта балан төнәтмәсе дә өстәлдән өзелмәде. Ул әче булмасын өчен аңа шикәр куша идем. Бала аны компот урынына эчә иде.
Сәламәт булыгыз!
Читайте нас